Казанда фатирда дүрт егетне үле килеш тапканнар
Фатир - арендага алынган булган.
Казанның Гарифьянов урамындагы арендага алынган фатирда дүрт егетнең үле гәүдәсе табылган.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 21, 23, 20 һәм 25 яшьлек егетләрне 9 гыйнвар көнне көндез тапканнар. Тапканчы алар инде ике-өч сәгать элек вафат булган икән.
Фатирда билгесез матдәләр табылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу - наркотиклар. Гәүдәләр белән янәшә электрон үлчәүләр һәм ике шешә булган.
Җинаять эше кузгатылган. Яшьләрнең Казанга Чистай һәм Алексеевск районнарыннан килүе билгеле. Аларның икесе Казанда югары уку йортларында укыган, калган икесе беркайда да эшләми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев