Казанда ипподром янында яңа мәчет төзеләчәк
Казанда яңа мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирү буенча иҗтимагый фикер алышулар узды.
Объектны ипподром районында — Космонавтлар урамында, ябык манеж һәм «Физра» спорт комплексы артында төзергә планлаштыралар.
Проектның инициаторы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте булды, дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн".
Бүлеп бирелгән территориядә дини йолалар үткәрергә, шулай ук дини идарә һәм мәгариф белән шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Мәчет каршында уку йорты барлыкка килүе дә ихтимал.
Якындагы Азино микрорайонында яшәүчеләр күптән инде мәчетләр җитмәүдән зарлана. Аларның иң якыны – Фәйзи урамындагы «Гаилә» мәчете – өч чакрым ераклыкта. Шул ук вакытта район актив рәвештә үсә.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев