Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда «Студентлар язы» республика фестиваленең гала-концерты уздырыла

18 майда, Казанда югары уку йортлары арасында XV «Студентлар язы» Республика фестиваленең гала-концерты уздырыла.

Быел бәйге программасында 2,5 меңнән артык студент катнашкан һәм алар 600 дән артык иҗади номер тәкъдим иткән.2026 елгы фестиваль Казанның әйдәп баручы югары уку йортларында – Казан федераль университетында (КФУ), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында (КДАТУ), Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ), Казан дәүләт энергетика университетында (КДЭУ), В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында (КИУ) һәм башка белем бирү оешмаларында укучы талантлы яшьләрне берләштергән.

Студентлар, заманча сәнгатьнең һәм креатив индустрияләрнең төп төрләрен чагылдырган ун юнәлеш: «Югары уку йортының гомуми программасы», «Вокал», «Уен кораллары», «Бию», «Театр», «Үзенчәлекле жанр», «Медиа», «Видео», «Мода» һәм «Арт» буенча ярышып, бик күркәм иҗади номерлар һәм концерт программалары тәкъдим иткән.

Фестивальнең сайлап алу көннәре 6 апрельдән 30 апрельгә кадәр республиканың иң зур мәдәни мәйданчыкларында узган. 

Катнашучыларның чыгышларын составына Татарстан Республикасының һәм Россиянең күренекле мәдәният, сәнгать эшлеклеләре кергән дәрәҗәле жюри бәяләгән. 

Бәйге сынауларына йомгак ясалганнан соң, барлык юнәлешләр – төркемнәр, аерым катнашучылар, шулай ук югары уку йортларының гомуми программалары буенча 273 лауреат билгеләнгән.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев