Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәле зиратларында җыештыру - өмә үткәрделәр

16 апрель көнне, авылдашлар белән җыелып, Керкәле зиратлары тирәсен җыештырдык.

 

Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов хәбәр итә.

 "Соңгы елларда Керкәле авылы зиратлары чистарту зур өмәгә әйләнде! Бу ел да искәрмә булмады. Традиция буенча, зиратлар чистарту елдан-ел экологик икеайлык  кысаларында үткәрелә. Бик зур һәм изге эш. 

Бигрәк тә изге Рамазан аенда оештырылган өмәдә катнашу - мәрхүм һәм мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата зур хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда изге адым булып тора.

Өмәдә катнашкан битараф булмаган һәрбер авылдашка рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләрендә булыйк", - ди Ленар Бигманов.

фотолар: https://vk.com/karkalisp?w=wall-130072297_589

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев