Керкәледә мунча янган
Якшәмбе көнне иртәнге 4 тулганда Керкәле авылында янгын чыккан.
Авылның Советская урамында шәхси мунча янган.
66 нчы янгын сүндерү бүлегенә ут капкан мунчаның хуҗалары шалтыратып хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләрне мунча хуҗасы булган хатын-кыз каршы алган. Ул мунча эчендә беркем дә булмавын аңлаткан.
Ә мунча инде бу вакытта янгын белән камап алынган булган. Ут 18 квадрат метр мәйданда булган мунча һәм аның тирә-як корылмаларын юкка чыгарган.
Янгын сүндерү хезмәте бүлегендә ут кабуның сәбәбе - мунча миче, төтен чыгару юлларының дөрес ясалмавы һәм аларның төзек булмавы диләр. Алар, шулай ук, мунчаларда янгын чыгуның иң еш очрый торган сәбәпләре - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булуына басым ясыйлар.
Мунча, камин, мичләрне эксплуатацияләгәндә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Мунча төзегәндә яки мич һәм камин проектлаганда, янгын куркынычсызлыгы – иң мөһим факторлар.
фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев