Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ХАЛИСӘ ШИРМӘН: ТУЙГА БАРСАҢ, ТУЕП БАР...

Туйларда күп йөргән кеше түгел инде мин. Бәлки, шуңа кайбер күренешләр сәер тоеладыр. Шулай да баргалаган бар. Соңгы елларда шаккаттыризмнарның геометрик прогрессиядә артуын күреп, чыннан да, шаккатам... ("СӨЕМБИКӘ" журналыннан)

Бер танышларыбыз кияү һәм кәләш биюенә ярты ел чамасы әзерләнделәр. Әлбәттә, укытучы-хореограф белән. Кияү белән кәләшне генә түгел, булачак кода-кодагыйларны да алдан әзерләнгән сценарий буенча биеттеләр. Танго. 
Икенче танышлар, моның белән генә чикләнмичә, кечкенә балалардан фәрештә ясап кыландырдылар. Әти белән кәләш, кияү белән әби (!) өчен аерым романтик бию куялар. Кәләш шлейфын күтәреп барырга махсус киемле балалар билгеләнә. Кәләшне әтисе култыклап алып чыгып, кияү кулына тапшыра. Матур инде, сүз дә юк... Европа. Аның да католик йолалары әле. 
Шампан шәрабе салынган бокаллардан «төтенле» фонтан белән инде беркемне дә шаккаттырып булмый торгандыр, әмма 3-4 ел элек туйда шоколад фонтанын күреп, шаккаткан идем. Озын таякчыкларга кадалган экзотик җиләк-җимешне шул шоколадка манып, кунаклар чыр-чу килделәр, шоколад өс киеменә тамып, пычранып беттеләр... Мин дә авыз иттем. Күргән нәрсә түгел бит. 
Читтән чакырылган дуэт алып баручылар, җырчы-артистлар, гимнаст-артистлар, биюче-артистлар турында әйтәсе дә юк инде... Әмма мәҗлес ахырында алсу коробкадан чыгып, стриптиз биегән кызны күреп кайткач, туйга барырга күңел шикләнә башлады... 

Казаннан читтәрәк урнашкан бик текә ресторанлы спорт комплексында үтә мондый туйлар. «Нигә монда?» – дип кызыксынам. «Фәлән түрә малаен шушында өйләндерде бит...»
Ата-аналарның туйда яңгыраган сүзләре дә күбрәк балаларга теләк-нәсихәт түгел, ә килгән кунакларга: «Менә, күрдегезме?! Без шундый!» – дип дәшкән кебегрәк яңгырый...

...«Эт чаба дип, бет чаба» дигәндәй, балаларны өйләндерәсе бар бит әле... 

Халисә Ширмән

Чыганак:http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=7828

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев