Хатын-кызлар күбрәк тарта башлаган
Русиядә тәмәке тартучы 15 яшьтән өлкән хатын-кызлар саны арткан.
1994 елда андыйлар 9 процент булса, 2016 елда – 14 процент. Бу хакта Социаль сәясәт институты тикшеренүләр үзәге докладында әйтелә. Барлыгы 3611 кешедән сорау алынган, аларның 49,1 проценты – ирләр. Респондентларның уртача яше – 40, иң яшьләренә – 15.
Ә менә тәмәке тартучы ирләр саны, киресенчә, кимегән. Яшь, белемле егетләр хәзер тәмәке белән дуслашмаска тырыша икән. 1994 елда тартучы ирләр саны 58 процент булса, 2016 елда – 44.
90нчы елларда хатын-кызлар аз тарткан. Ә менә 2000дә нечкә, озын “дамский” сигаретлар барлыкка килгәч, нәфис затларда “бум” башланган...
Фото: https://pixabay.com
http://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев