"Коры закон" кертелмәгәе...
Дәүләт думасында Русиядә янә “коры закон” кертү турында сүз күтәрелгән.
Бу чара алкоголь тармагында тәртип урнаштырганчыга кадәр гамәлдә булырга тиеш. Шунсыз ил киләчәге алкоголь агуында тончыгачак.
“Коры закон” СССРда Горбачев заманында кертелгән иде. Ул вакыт спиртлы эчемлекләргә бәяләр арттырылды, сату чикләнде. Бу юлы Дәүләт думасына һәр чиновникның һәм депутатның ел саен алкоголизмга тикшерү үтәргә тиешлеген раслаучы башлангыч та кертелгән.
Шулай ук кибетләрдән арзан хактагы алкоголь продукциясе югалырга мөмкин, чөнки бу гражданнарны зур күләмдә эчемлек сатып алырга “котырта”.
Русиядә алкоголизм белән чирле кешеләр саны 5 миллионнан арткан, шул ук вакытта аларның яртысы гына исәптә тора.
https://kiziltan.ru/zhizn/14132-kory-zakon-kertelmge.html
фото:/pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев