Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коткаручылар җиргә түгелгән бер килограмм терекөмешне җыеп алган

Алабугада коткаручылар шәхси хуҗалыкта җиргә түгелгән бер килограмм терекөмешне җыеп алган.

Кичә көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Татарстанның 40 еллыгы урамындагы шәхси йорт территориясендә терекөмеш салынган банка табылуы хакында хәбәр килә.

Урында 5нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре җирдә терекөмеш салынган ярты литрлы банка һәм бер литрлы ватык банка табып ала.

Сулыш органнарын һәм тирене саклау чараларын кулланып, коткаручылар җирдән терекөмешне җыеп ала һәм утилизациягә тапшыра.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Чыганак:http://Татар-информ агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев