Лениногорскида көчле исерек хәлдә рульгә утырган рецидивист тоткарланды, дип хәбәр итә Лениногорск автоинспекциясе.
Рецедевист - элек җинаять өчен хөкем ителеп, җинаять җаваплылыгына тартылганнан соң яңадан җинаять кылган кеше.
Бүген төнлә Лениногорск шәһәре ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдәге шоферны тоткарлады. Махсус прибор белән тикшергәннән соң, ул сулап чыгарган һавада алкоголь күләме рөхсәт ителгән нормадан күпкә югары булган.
“Бу хәл аеруча куркыныч, чөнки әлеге ир-ат моңа кадәр дә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган: административ та, җинаять җаваплылыгына да. Бу шундый – өченче шундый очрак”, - дип хәбәр итә автоинспекция.
Хокук бозучыга карата кирәкле процессуаль гамәлләр башкарыла. Хокук бозуларның кабатлануын исәпкә алып, машина йөртүчегә гамәлдәге законнар нигезендә иң катгый чаралар күреләчәк.
Лениногорск шәһәре ЮХИДИ бүлеге искәртә: исерек хәлдә кабат рульгә утыру — гади генә хокук бозу түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә җитди куркыныч. Мондый гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгына кадәр җиткән кырыс җәза каралган.
фото: ГАИ Лениногорск
Нет комментариев