Күрше районда исерек машина йөртүче өч яшүсмерне бәрдергән, икесе үлгән
Әлеге фаҗига кичә, төн уртасында булган.
Машина йөртүче Әлмәт районы Яңа Кәшир авылында юл кырыенннан баручы 16, 15, 14 яшьлек өч яшүсмерне бәрдергән. Алар юл кырыйлап бара торган булганнар, киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган.
Ике яшүсмер шунда ук үлгән, берсен хастаханәгә озатканнар. Аларны бәрдергән машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан, тик аны тоткарлаганнар. Ул 26 яшьлек Казан кешесе булып чыккан, рульдә исерек хәлдә булган.
Чыганак: https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/
фото:https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев