Куакбашта яшәүче Закировлар илле тугыз ел бергә
Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көнен билгеләп үттек. Бүген үзебезнең гаиләбез - Куакбаш авылында гомер итүче Мөкәтдәс hәм Тәнзилә Закировлар турында язып үтәсем килә.
Кадерле әти-әниебез 59 ел бергә. Әтиебезгә - 84 яшь. Кырык ике ел хезмәт куеп, менә инде 29 ел лаеклы ялда ул. Әниебез 78 яшендә, аның эш стажы - 36 ел. Егерме сигез ел инде пенсиядә. Болар беренче карашка гап-гади саннар кебек, ә ул саннар үткән бөтен гомерне үзләренә сыйдырган.
Без гаиләдә 5 бала үстек. Аллага шокер, барыбыз да исән-сау. Әти-әниебезгә 11 онык бүләк иттек. Өч оныкның да инде үз балалары бар. Дус-тату, бердәм, зур гаилә булып, ата-ана хакын хаклап, гөр килеп яшибез. Әти-әниебез безгә hәрвакыт үрнәк булды. Алар - тормышыбызның яме, бизәге. Безнең гаиләбез бик бәхетле, күз генә тимәсен. Әти-әниебез үзләре тырыш, унган булган булгач, безне хезмәт төбе - хөрмәт дип, эш сөючән итеп тәрбияләде. Бу мөhим сыйфатны, үз чиратыбызда без дә балаларыбызга сеңдерергә тырыштык. Һәммәбез дә җәмгыятьтә үз урынын табып, төрле өлкәләрдә яшибез.
Әти-әниебез 5 вакыт намазларын укып, ислам дине кануннары буенча яшиләр, безне догаларыннан калдырмыйлар. Тормышта ата-ананың хәер-фатихасын алып яшәү, минемчә, бәхетнең иң олысыдыр. Шулай матур итеп, тормыштан ям табып, бергә-бергә озын-озак яшәргә насыйп булсын, дигән изге теләктә калам. Барыбызның да гаиләләре нык, имин, тыныч булсын. Олыларны олылап, кечеләрне кадерләп яшәсәк иде, бер генә бирелгән гомерләребездә.
Зөлфирә Закирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев