Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыяр тозлыйбыз, горчица порошогы белән

Кыяр тозларга бик җиңел һәм тиз эшләнә торган рецепт тәкъдим иттеләр әле

Бу маринадлау түгел, ә тозлау рецепты. Өч литрлы банканы яхшылап юып, стерилизовать итәргә. Аннары эченә сарымсак, укроп салып, кыяр тутырырга. 

Әлеге рецептның үзенчәлеге салкын су белән тозлауда. Кыярны тутырганнан соң, банкага 3  аш кашыгы тоз һәм 3 аш кашыгы горчица порошогы салып, өстенә краннан салкын су тутырасы. Тоз һәм горчица эреп бетәргә тиеш. Банканы полиэтилен капк4ач белән каплап, салкын урынга, суыткычка, яисә базга куегыз. Кыярлар салкында әкренләп әчи, суы тоныкланса, борчылмагыз, шулай булырга тиеш. Бераздан ул утыра. Берәр айдан ашый башларга ярый. Кетердәп торган, әче кыяр килеп чыгачак. 

Кайбер кеше кыяр өстенә рассолны әзерләп сала. Моның өчен 3 литрлы банкага сыешлы салкын су алына, аңа 3 кашык тоз һәм 3 кашык горчица порошогы салып, яхшылап бутарга һәм банкага тутырып, капкач белән каплап куярга кирәк. 

Фото:https://vk.com/id333693548

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев