Лениногорск акробатчылары Оренбург өлкәсеннән алтын, көмеш медальләр алып кайтты
Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балалардан торган 12 кешелек төркем җиңүләр алып кайтты.
Алар Оренбург өлкәсе Ачык Беренчелегендә шәһәребез данын яклап чыгыш ясады.
Шәһәребезнең яшь спортчылары бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясады, аларның медальләр җыелмасына алтын һәм көмешләр өстәлде.
Ачык Беренчелек үткән атнада Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә булды һәм өч көн дәвам итте. Ярышлар программасы үз эченә спортның батутта, акробатик сукмакта һәм икеләтелгән минитрампта сикерүләрен алган иде.
Акробатик сукмакта сикерү дисциплинасында якташыбыз Даниил Неустроев 1 нче урынны яулады.
Икеләтелгән минитрампта сикерүдә, Тимур Җиһаншин - алтын, ә Андрей Зубок көмеш медаль яулады, бу спортчыларның икесе дә спорт мастеры программасы буенча чыгыш ясадылар.
Спорт мастерына кандидатлык программасы буенча көч сынашкан Артём Ганиев алтын медальгә хуҗа булды, ә беренче спорт разряды программасы буенча ярышкан Надир Нуриевта – көмеш медаль.
Лениногорск командасына тагын бер алтын медальне Илдан Фәрхетдинов китерде, ул икенче спорт разряды программасы буенча чыгыш ясады.
фото: 1нче спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев