Лениногорск акробатлары Татарстан җыелма командасы составына кертелде
Ярышларда катнаштылар.
Шәһәребезнең 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче акробат кызлар Татарстан Республикасы Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнаштылар. Ярышлар башкалабызның гимнастика үзәгендә узды.
Бәйгедә иң күп ярышучылар саны беренче спорт разряды программасы буенча булды. Лениногорскиның Әминә Хәйрова, Сафия Сәлахова һәм Самира Хөснетдиновадан торган өчлеге бронзага лаек булды.Спорчыларның тренерлары – Зилә Пиянзина.
Спорт мастеры программасы буенча 13- 19 яшьлек кызлар арасында Әмирә Нурмөхәммәтова, Элина Хәйруллина һәм Злата Ильина составындагы өчлек лаеклы рәвештә икенче урынны алды.
Өченче урын шулай ук безнең кызларда, Арина Сөләйманова, Алинә Зәйнуллина һәм Ариана Галләмова төркеме лениногорскилыларга тагын бер бронза китерде. Бу акробатларны тренерлары Әсхәт Хәйруллин һәм Марина Мөхәммәтова әзерли.
Республика Чемпионаты һәм Беренчелегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән Лениногорск акробатлары Татарстан җыелма командасы составына кертелде.
фотолар: 1 нче спорт мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев