Лениногорск Балалар йортының чәй фабрикасында файдалы үләннәрдән продукция җитештерелә
Кышкы салкын кичләрне ничек җылытырга? Әлбәттә, үләннәр кушып ясалган кайнар чәйләр белән.
Моның шулай икәнлеген Лениногорск Балалар йорты балалары төгәл белә. Бу гаиләдә үз куллары белән җыйган, барлык кагыйдәләргә туры китереп, киптерелгән, эшкәртелгән үләннәрдән ясалган чәйләрне яраталар.
Күптән түгел исә аларның “Балалар чәй фабрикасы” җитештергән продукция ГОСТ стандартына туры килүе турында Декларация ала. Документ продукциянең барлык куркынычсызлык, сыйфат һәм экология таләпләренә туры килүен раслый.
Һәр елны җәй айларында балалар “Родничок” сәламәтләндерү лагеренда була, алар лагерьне яратып, “дача” дип йөртәләр. “Безнең балалар да без – балачактагы кебек, әбидә авылдагы шөгыльләрне белеп, шуларны эшләсеннәр иде, дип телибез. Шуңа без яшелчәләр, җиләк-җимешләр дә утыртабыз, уңышын җыябыз”, - дип сөйли Лениногорск Балалар йорты директоры Раушан Мортазина.
Лагерь-дача Лениногорск районының иң гүзәл, экологик яктан чиста урынында – “Степной” заказнигы территориясендә урнашкан.Тәрбиячеләр белән табигатькә чыкканда, балалар төрле файдалы үләннәр җыялар, алдан аларның составын, кулланылышын өйрәнәләр. Ә кышын исә үзләре җыйган үләннәрдән чәй эчәләр, болай чәй тагын да тәмле була. Балалар мәктәпкәчә яшьтәме яисә яшүсмерме – анысы мөһим түгел, Балалар йортының барлык тәрбияләнүчеләре үләннәр җыя.
“Степной” (“Дала”) заказнигы хезмәткәрләре килеп, дәресләр үткәрәләр, мәсәлән, тамырына зыян китермичә, үләнне ничек итеп өзәргә икәнлеге турында аңлаталар.
Шулай бу эш мавыгудан җитди шөгыльгә әверелә. “Элегрәк без җыйган үләннәрне кптерергә дип, ышыграк урынга, үтәли җил йөри торган верандага куя идек. Аннары бәйлибез, кайберләрен кул эшләре өчен калдырабыз. Ә бер өлешен кул белән ферментлаштырып, пыяла банкаларга салып куя идек. Уйлаштык та, без бу шөгыльне үстерергә булдык. Грант программасы ярдәмендә профессиональ җиһаз барлыкка килде, ул киптерә һәм ферментлаштыра. “Татнефть” безгә вагончиклар бүләк итте. Без анда үләннәрне юабыз, киптерәбез. Ә тиздән компания безгә зур чәй йорты төзеп бирәчәк”, - дип шатлыгы белән уртаклашты учреждениедә тәрбияләнүче, югары сыйныф укучысы Юля.
Шулай итеп, белем һәм хезмәт юнәлешендәге проектка – “Балалар чәй фабрикасы” лабораториясенә нигез салына.
- Узган ел “Татнефть” безгә мәктәп биолабораториясе ачты. Хәзер безнең Чәй фабрикасы тормышка ашырылган барлык иң яхшы идеяләрне үзләштерүен телибез, чөнки нефтьчеләрнең мәктәп биолабораторияләрендә вак-төяккә кадәр барысы да уйлап эшләнелгән. Бәлки әле киләчәктә дару үләннәрен дә клонлаштырырбыз, - ди директор Раушан Мортазина.
Юлия Могила
Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында, 16 февраль санында
фотолар: Лениногорск Балалар йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев