Конкурс сынауларында югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Лениногорскидан Рушания Сольвар «Татарстанда балигъ булмаганнарга иҗтимагый тәрбия бирү буенча иң яхшысы» конкурсында финалга чыкты.
Мөслимдә «Балигъ булмаганнарга иҗтимагый тәрбия бирү буенча иң яхшысы» республика конкурсының зона этабы узды. Лениногорск муниципаль районын «Исток-Башлангыч» үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рушания Сольвар тәкъдим итте.
Иҗтимагый тәрбиячеләр хокук бозуларга тартылган яшүсмерләр белән индивидуаль-профилактик эш алып баралар, социаль яктан куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә ата-аналарга яки аларны алыштыручы затларга ярдәм күрсәтәләр. Шул ук вакытта алар түлүсез нигездә эшлиләр.
«Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарга иҗтимагый тәрбия бирү буенча иң яхшысы» конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты — иҗтимагый тәрбиячеләрнең абруен, статусын республика дәрәҗәсендә күтәрү.
Конкурста Татарстан Республикасының төрле муниципалитетлары вәкилләре катнашты. Экспертлар һөнәри күнекмәләрне, педагогик осталыкны, яшүсмерләр, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калганнар белән ышанычлы диалог кора алу сәләтен, шулай ук катнашучыларның шәхси сыйфатларын бәяләделәр.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Рушания Сольвар югары нәтиҗәләр күрсәтте һәм финалга чыкты.
Нет комментариев