Лениногорск чыгарылышлары бу атнада мәктәп һәм укытучылары белән саубуллашачак
Моңсу һәм дулкынландыргыч.
Лениногорскида бу шимбә – 27 июньдә Чыгарылыш кичәсе узачак. Ул көнне 263 чыгарылыш укучысы үзләре белем алган мәктәпләре һәм укыткан укытучылары белән саубуллашачак. 11нче сыйныфны әнә шуның кадәр укучы тәмамлый.
Чара барышында БДИ да иң югары балл туплаучыларны һәм беренче дәрәҗә, икенче дәрәҗәдәге медаль ияләрен котлаячаклар. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.
Шулай ук бу көнне, 27 июньдә Лениногорскида Яшьләр көне дә билгеләп үтеләчәк. 18.00 сәгатьтә яшьләр көне фестивален ачу була. Казан шәһәреннән кавер төркем дә чыгыш ясаячак.
фото: архив, 2025 елгы чыгарылыш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев