Лениногорск дәүләт автоинспекциясе башлыгы ата-аналар блән җыелыш уздырды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе башлыгы ата-аналар блән җыелыш уздырды

ГАИ башлыгы Елена Никитина юлларда балаларның иминлеген кайгырту, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында даими искәртеп тору кирәген ата-аналарның исләренә төшерде.

Лениногорск шәһәренең 4нче һәм 7нче мәктәпләрендә ата-аналар җыелышы узды.

Очрашуларда Елена Никитина районда һәм Татарстанда балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән дә таныштырды.

Ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләре турында видеоматериаллар күрсәттеләр һәм балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен актив пропагандаларга өндәделәр.

Чаралар балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга, балалар иминлеген саклауга юнәлдерелгән иде.

 

фотолар: Лениногорск ГАИ бүлеге матбугат хезмәтеннән

 


Нет комментариев