Лениногорск грек-рим көрәшчеләре биш медаль яулап кайтты
Лениногорск грек-рим көрәшчеләре Чаллыда узган ярышлардан зур җиңү белән кайттылар.
Безнең көрәшчеләр бер алтын, бер көмеш һәм өч бронза яуладылар.
Чаллыда СССРның спорт мастеры Александр Улеев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 18 яшькәчә булган спортчылар катнашты.
Турнирда катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы, спортның бу төренең ил буенча югары дәрәҗәдә булуын һәм әһәмиятлелеген раслый.
Лениногорск көрәшчеләре, төрле авырлык категорияләрендә берьюлы берничә призлы урын һәм җиңү яуладылар: Николай Лобанов 92 килограммга кадәр үлчәмдә көрәшүчеләр арасында 1 нче урынны яулады. Көрәшче Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә укый.
Александр Пикалёв шул ук категориядә 3 нче урынны алды, ул да – 6 нчы мәктәп укучысы.
Ринат Хәбибуллин 51 килограммга кадәр авырлык категориясендә 2 нче урынны яулады, ул 11нче гимназиядә белем ала.
Шушы ук авырлыкта шәһәрнең 13 нче мәктәп укучысы Павел Антонов 3 нче урынга чыкты. Ә Кирилл Иванов 110 килограмм авырлык категориясендә 3 нче урынга ия булды, ул да 11нче гимназиядә укый.
Турнирда Россиянең 24 төбәгеннән 200 спортчы катнашты. Әлеге ярышларда призерлар өчлегенә эләгү «спорт мастерына кандидат» исеменә лаек булуга хокук бирә.
фото: 3нче спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев