Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск җиңел атлетлары республика җыелма командасы составына кертелделәр

Башкалабыз Казанда узган Татарстан Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган Лениногорск җиңел атлетлары республика җыелма командасы составына кертелделәр.

Җиңел атлетика буенча республика ярышларында 18 һәм 16  яшькә кадәрле булган яшүсмерләр катнашты. Спортчылар командасын Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбе тәкъдим итте. Җиде төр ярышлар бәйгесе 2 көн дәвам итте. Аның нәтиҗәләре лениногорскилылар өчен  уңышлы булды. Ярышлар чемпионы исемен якташыбыз Камилә Хисмәтуллина яулап алды. Тагын бер спортчыбыз Алиса Родина  5 нче урынга чыкты.

Биеклеккә сикерүдә беренче тапкыр өлкәннәр разряды нормативын үтәп, 1 метр 60 сантиметр шәхси рекорд белән  Алиса Ядаринова җиңеп чыкты. Ә үсмер егетләр арасында бәйгенең бу төрендә, 1 метр 65 сантиметр шәхси рекорд белән  Ярослав  Красников көмеш призер булды.

Шәһәребез җиңел атлеты Андрей Михайлов исә мактау пьедесталына өч кабат күтәрелде. Ул 300 метрга киртәләр белән йөгерүдә – алтын, 400 һәм 200 метрга йөгерүдә бронза яулап алуга иреште.

Лениногорск спортчыларының барысы да иң осталар унлыгына керде: 800 метр арага узышларда  Ульяна Мельникова да шәхси рекордын яңартты, ул финиш сызыгына җиденче булып килде.  Ә Айдар Юнысов 200 метрга йөгерүдә – дүртенче,  һәм 400 метрга йөгерүдә бишенче булды.

Татарстан Беренчелеге ярышларының нәтиҗәләре буенча Лениногорск җиңел атлетлары Камилә Хисмәтуллина, Алиса Ядаринова һәм Андрей Михайлов республика җыелма командасына кертелде. Алга таба алар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә Татарстан данын яклап көрәшәчәкләр. Әлеге спортчылар, атказанган физкультура хезмәткәре, СССРның спорт мастеры Людмила Куцевая кул астында тәрбияләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев