Лениногорск йөзүчеләре - республика бәйгесе чемпионнары
Шәһәребезнең “Юбилейный” бассейны спортчылары «Кышкы уеннар — 2026» йөзү буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
Ярышлар Әлмәт шәһәренең «Мирас» йөзү бассейнында үтте.
Турнирда Татарстан һәм Башкортстаннан иң көчле яшь спортчылар катнашты.
Лениногорскиның «Юбилейный” бассейнында тәрбияләнүчеләре югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Үз яшь төркемнәрендә Анастасия Кожевникова София Шәйхетдинова, Екатерина Дьячкова, Сабир Җәлалов җиңүче булды.
Көмеш медальне Родион Олейников алды, бронзага Роман Олейников , Илона Рәхимова лаек булды.
Яшь спортчыларның тренеры – Константин Капитонов.
Фотолар "Юбилейный" бассейныннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев