Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне Сабантуй бәйгеләре сәламәт һәм актив тормышка рухландыра
Шәһәр һәм районнарда гөрләп үткән Сабантуйлардан Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты да читтә калмады.
Бәйрәм узачак урын иртә таңнан шау-гөр килеп тора иде инде. Махсус мәйданчык төрле төстәге шарлар, әләмнәр белән уратып алынган, көрәш, чүлмәк вату, катыктан тәңкәләр эзләү сыман мавыктыргыч бәйгеләр буласы урыннарга келәмнәр җәелгән. Әлбәттә, вакыт-вакыт тымызык кына тамгалап киткән яңгыр планнарга үзгәрешләр өстәде. Әмма үзләрендә ел саен уза торган милли бәйрәмгә ныклап әзерләнгән кешеләргә бу комачаулык китерә алмады.
Инвалид арбасында утыручылар өчен дә, алар катнаша алырдай бәйгеләр оештырылган иде. Мәсәлән, күкәй салынган кашыкны авызга кабып узышуда Елена Харитонова һәм Мария Шәйдуллина җитез булды. Күзләрне бәйләп чүлмәк ватуда Иван Светашов, Сергей Кирбин бик төз булдылар. Капчык белән сугышуда да Сергей Кирбин җиңеп чыкты.
“Безнең өчен ярышларда урын алу яки җиңү дә мөһим түгел, иң куанычлысы – бергәләшеп бәйрәм итү. Мин үзем бәйгеләрдә катнаша алмыйм, әмма бөтен күршеләремә көч биреп утырдым. Аеруча артистлар ошады, җыр-музыканы яратам”,- ди интернат-йортта яшәүче Владимир Катаев.
Лениногорскиның милли сәнгать төркемнәренең чыгышлары, интернат-йортта яшәүчеләрне милли гореф-гадәтләргә аеруча якынайтты. Бу көнне интернат-йортка берьюлы берничә сәнгать төркеме килгән иде. Аларның берсе – “Сүнмәс ялкын” ансамбле. Берсеннән-берсе ачыграк төстә булган, матур милли сәхнә киемнәреннән чыгыш ясаган бу коллективның һәрбер концерт номеры – сәхнәләштерелгән күренеш.
Аларның дәртле чыгышын тыңлаганда өлкәннәр дә тик кенә утырып кала алмады, мәйдан уртасына биергә ашкынды. “Сүнмәс ялкын” картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә икенче Сабантуйга җитәрлек күтәренке рух хисе, яшәү дәрте өстәп киттеләр.
Лениногорск Мәдәният сараеның Геннадий Садовников, Фәйзи Хөснуллин, Илдус Әхмәтҗановтан торган гармунчылар ансамбле Сабантуйның гаҗәеп матур бизәге булды. Геннадий Садовников милли уен коралы – курайда татар халык көйләренә тезмә дә башкарды.
Быелгы Сабантуйның тагын бер үзенчәлеге булды, интернат-йортка көтмәгәндә Мәскәү һәм Казан кунаклары килеп төште. Бөтен Россия буенча өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итүче “Старость в радость “ хәйрия фонды вәкилләре һәм Татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Сәламәт һәм актив тормыш” илкүләм проектының тормышка ашырылуы өлкәсендә эшнең барышын карарга килгәннәр иде.
Исламия Галимова фотолары
Язма тулысы белән “Заман сулышы” газетының 20 июнь санында булачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев