Лениногорск кинотеатрында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында «Кара урман» нәфис фильмын күрсәтү планлаштырыла
Быел герой-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 120 ел.
2026 елның 12 февраленнән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан кино учреждениеләрендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Кара урман» нәфис фильмын күрсәтү планлаштырыла.
Фильмны режиссер Радик Кудояров Татарстан Республикасы финанс ярдәме белән төшергән.
Кинокартина бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның Икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән көрәштәшләренең язмышы турында сөйли.
Фильм берничә тапкыр халыкара конкурсларда иң югары бүләкләргә лаек була.
6+
Чыганак: Лениногорск мэриясе
Фото: трейлердан стопкадр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев