Лениногорск командасы волейбол буенча зональ ярышта беренче урын алды
Шатлыклы хәбәр: Лениногорск командасы волейбол буенча Татарстан Республикасы авыл муниципаль районнары арасында узган зональ ярыштан беренче урын алып кайтты.
Республика авыл яшьләре арасында зональ ярышлар Алексеевскида узды. Безнең команда составында алты кеше иде. Ярышта алар беренче урын алды.
Финал уеннары исә сентябрь ахырында булачак. Финалда Татарстан волейбол Федерациясе президенты Кубогына дүрт команда ярышачак, алар арасында Лениногорск командасы да бар.
Лениногорскилылар, уңышлар сезгә!
ФОТО: УДМС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев