Лениногорск көрәшчеләре Самарадан уңышлар белән кайтты
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск көрәшчеләре Самарадан уңышлар белән кайтты

Самара шәһәрендә грек-рим көрәше буенча «СССР һәм Россиянең атказанган тренерлары һәм спортчылары мемориалы» Бөтенроссия ярышлары узды.

Бу турнир илнең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән атлетларны бер келәмгә җыйды, чын спорт бәйрәме атмосферасын тудырды.

Лениногорск көрәшчеләр командасы, җитди көндәшлек шартларында чыгыш ясады. Турнирда Башкортстан, Татарстан, Пенза, Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан спортчылар, шулай ук Казахстан Республикасыннан көрәшчеләр катнашты.
Ярыш нәтиҗәсендә 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннар яулады. 

  • Беренче урында – Радмир Муртазин, 5нче мәктәп
  • Икенче урында – Антонов Павел, 13нче мәктәп
  • Икенче урында – Иванов Кирилл, 11нче гимназия
  • Өченче урында – Хакимов Ярослав, 5нче мәктәп
  • Бишенче урында – Неустроев Даниил, 6нчы мәктәп.

 

 


Нет комментариев