Лениногорск коткаручылары хатын-кызга балалары янына керергә ярдәм иткән
Лениногорскиның Ленин урамындагы бер фатирда бер һәм дүрт яшьлек малайлар бикләнеп кала.
Бу турыда коткаручыларга аларның әниләре хәбәр итә.
32 яшьлек хатын-кыз сүзләренә караганда, 15 августта ул фатирдан чыга, тик киредән фатирга керә алмый, балалар ишекне бикләп куялар.
МЧС хезмәткәрләре килеп, ишекне ачып бирәләр.
Чыганак: республика буенча МЧС идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев