Лениногорск Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара үтте
Бәйрәм Президент Владимир Путин Указы белән 2012 елның 10 июнендә гамәлгә куелган.
21 апрель – Җирле үзидарә көне. Лениногорск Мәдәният сараенда әлеге датага багышланган бәйрәм чарасы 18 апрель көнендә узды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә намуслы хезмәт, югары профессионализм һәм компетентлылык белән аерылып торган муниципаль хезмәткәрләр билгеләп үтелде.
Мәдәният сараеның иҗат коллективлары ял концерты әзерләгәннәр иде. Концертта «Рябинушка» һәм «Сәрвиназ» вокаль ансамбльләре, ЛМХПК ансамбле, балалар музыка мәктәбе укытучыларының «Камертон» ансамбле һәи башкалар катнашты.
Коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов котлады.
"Хөрмәтле коллегалар, җирле үзидарә ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Мин үзем муниципаль хезмәттә инде 24 ел. Бу бәйрәм үз гомерен җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаган, үз хезмәте һәм һөнәри осталыгы белән районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләрне берләштерә", - диде ул.
Җирле үзидарә үсешенә күпьеллык өлеш керткәне өчен Лениногорск муниципаль районы Советы Аппаратының юридик бүлеге башлыгы Илдар Хәйбрахмановка Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте тапшырылды.
Муниципаль нормалар иҗат итү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков Татарстан Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын Кирлегәч авыл җирлеге башлыгы Сәрия Сәлахова алды.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы " Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән Куакбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Галиуллина бүләкләнде.
фото: ЛМР матбугат хезмәте


.jpg)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев