Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәгариф хезмәткәрләре хоры хорлар конкурсында җиңүче булды

Хор «Җиңү язы» үзешчәннәр смотрының гала-концертында чыгыш ясады.

Гала-концерт матур узды.  Анда катнашучыларның берсе мәгариф хезмәткәрләре хоры иде,  алар «Майский вальс» (И.Лученок, М. Ясень), «Желаю тебе, Земля моя!"(Ю.Саульский, Л. Завальнюк) композицияләрен башкардылар.

Бу коллектив 2025 елның апрелендә шәһәрнең хор коллективлары арасында узган үзешчән сәнгать смотрында беренче урынны яулады һәм беренче дәрәҗә лауреат булды.

«Профсоюз инициативасы буенча хор күптән оешты. Анда 30 кеше катнаша. Алар - балалар бакчаларында эшләүче музыка хезмәткәрләре, җыр укытучылары һәм вокал белән шөгыльләнүче фән укытучылары. Репертуар сайланган. Хор мәгариф идарәсенең һәм шәһәр күләм төрле чараларда катнаша. 2025 елның сентябрендә Татарстан Республикасы профсоюзлар көненә Казанга барырга планлаштырабыз», - ди Мәгариф профсоюзының Лениногорск территориаль оешмасы рәисе Марина Сосункевич.

 

https://leninogorsk-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев