Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме (11нче гимназиядән фоторепортаж)

Бүген – 23 майда Лениногорск районының шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме.


Бүгенге соңгы кыңгырау  Лениногорск районының 1 мең 72 укучысы өчен яңгырады. 9нчы сыйныфларны 814 укучы, 11нче сыйныфларны 258 укучы тәмамлый.

11нче гимназиядә иртәдән үк музыка яңгырый, балалар биюләрен кабатлый. Чыгарылыш сыйныф укучылары гөр килешә. Аларны онытылмас бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе методисты Тәслимә Халикова килде. Гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина изге теләкләрен җиткерде, әти-әниләргә рәхмәт әйтте. Шулай ук Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, лаеклы ялда булсалар да, гимназиягә килеп, укытучылык эшен алып баручы укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Гимназия укучылары биюләр башкарды. 9нчы “А” һәм “Б” сыйныфлары җырлар бүләк итте. 1нче сыйныфларның да мәктәпне тәмамлаучы апа-абыйларына әйтер сүзләре бар иде.

Чыгарылыш укучыларыннан саубуллашу вальсы башкарылды.

Һәм күңелләргә моңсулык өстәп, соңгы кыңгырау чыңы яңгырый. Сау бул мәктәп, сау бул укытучыларыбыз!

Быел 11нче гимназияне 9нчы сыйныфтан 59 укучы, 11нче сыйныфтан 18 укучы тәмамлый.

24 майда 9нчы, 26 майда 11нче сыйныфларның имтиханнары башлана. Уңышлар телибез.


Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев