Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына яңа кеше билгеләнде

Лениногорск бүген Рәгать Хөсәеновны Дәүләт Советына озатты, яңа кешене кабул итте.

Шәһәр Мәдәният сараенда Лениногорск муниципаль районы Советының чираттан тыш 43нче сессиясе узды.

Сессия эшендә ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Районның элеккеге башлыгы Рәгать Хөсәенов VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлануы сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Әсгать Әхмәт улы Сәфәров  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы исеменнән Лениногорск районы башлыгы вазыйфасында актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Рәгать Хөсәеновка рәхмәт белдерде һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.

Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы башлыгы вазифасында 15 ел, 2009 елдан эшләде.  Моңа кадәр ул 2000-2005 елларда Лениногорск районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Аппарат җитәкчесе, хакимият башлыгының икътисад буенча беренче урынбасары, 2006-2019 елларда муниципалитет башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде.

Шулай ук Зөлфия Михайлова -  муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе иде, ул  вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гариза тапшырган. Район Советы депутатлары гаризаны карадылар һәм отставканы кабул иттеләр.
Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын Марат Гирфанов башкарачак. Соңгы өч елда ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары булып эшләде.

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сафаров барлык процедура мәсьәләләре дә үтәлер һәм Гирфанов кандидатурасы район Советы депутатлары һәм халык арасында хуплау табар, дип ышаныч белдерде.

“Сезнең ярдәм белән ул үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәр һәм районның социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәчәк”, - диде Сәфәров.

“Уртак тырышлык белән без республика җитәкчелеге һәм ТР Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов куйган барлык бурычларны лаеклы үти алачакбыз. Лениногорск районы халкы иминлегенә хезмәт итәрбез”, - дип ышандырды Марат Гирфанов.

  • Марат Гирфанов 1980 елда Коми Республикасының Приполярный поселогында  туа. Югары белемле. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен (хәзерге Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты) тәмамлаган.
  • Төрле елларда «Спецпромстрой»да төзелеш буенча директор урынбасары, ТР Дәүләт Архстройнадзорының Көньяк-Көнчыгыш зона бүлегенең әйдәп баручы белгече вазифаларын башкара.
  • Әлмәт районы башкарма комитетында 2007 елдан эшли башлый. Башта ул төзелеш һәм элемтә бүлеге начальнигы урынбасары, аннары әлеге бүлек начальнигы булып эшли. 2012 елда Марат Гирфанов Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Өч ел 2021 елның сентябреннән Әлмәт район башлыгы  Тимур Нагумановның урынбасары булып эшләде.   

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/ һәм Ләйсән Мансурова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев