Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск нефть техникумында яңа остаханәләр ачылды

Алты дистә елдан артык тарихы булган Лениногорск нефть техникумы һәрвакыт үсештә.

Белем көнендә техникумда шатлыклы вакыйга булды: биредә «Профессионалитет» федераль проекты ягулык-энергетика комплексының белем бирү- производство үзәген ачу тантанасы үтте.

Бәйрәм чарасы студентларның флешмобыннан һәм Россия, Татарстан флагларын алып чыгудан башланды.  

Педагогларны һәм студентларны куанычлы мизгелләр белән видеомөрәҗәгать аша урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Виктор Неумывакин һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. Шулай ук яңа уку елының уңышлы узуын теләп, Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, «Татнефть» Директорлар советы әгъзасы һәм Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины Рафаил Нурмөхәммәтов, шәһәр-район җитәкчеләре җылы теләкләр ирештерделәр. Лениногорск нефть техникумы директоры Игорь Врублевский коллективны, студентларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлап, быелның аеруча уңышлы булачагына өмет белдерде.

“Минемчә, ел бездә аеруча нәтиҗәле узар. Бүген  техникумда «Профессионалитет» грант проекты кысаларында яңа остаханәләр ачыла. Әлеге проект Россиядә һөнәри белем бирү оешмалары арасында менә өченче ел гамәлгә ашырыла. Безнең студентларга яңа программаларны үзләштерү, яңа остаханәләрдә шөгыльләнү, яңа җиһазлар белән эшләү мөмкинчелеге барлыкка килде. “Татнефть” компаниясе ярдәмендә Лениногорск техникумының куәтле матди-техник базасы бар, Компания безнең уку йорты  өчен алга барырга һәм үсәргә ярдәм итә. Без компания өчен белгечләр әзерлибез. Уңышлы уку елы һәм яңа ачышлар телим!”, - диде директор Игорь Врублевский.

Тантаналы линейкада Татарстан Мәгариф Министрлыгының Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән мәгариф үсешенә зур өлеш керткән техникум укытучылары бүләкләнде. Чыннан да, алар техникум горурлыгы  булып тора. Шулай ук техникумда бик яхшы билгеләргә генә укучы студентларга грамоталар тапшырылды, техникумда 86 студент «бик яхшы» билгесенә укый.

Менә алты дистә елдан артык Лениногорск нефть техникумы нефть-газ чыгару тармагы өчен кадрлар әзерли һәм меңләгән урта звено белгечләрен укытып чыгарды. Быел техникумга 422 беренче курс студенты килде, барлыгы 1400дән артык студент укый. Федераль проект студентларга киләчәктә партнер предприятиеләрнең берсенә эшкә урнашырга,  яңача белем алырга һәм үз эшенең осталары булырга мөмкинлек бирәчәк.

Дүртенче курс студенты Дмитрий Бунеев шушы уку йортында белем алуына бик шат. Ул газ-нефть саклагычларын төзү һәм эксплуатацияләү буенча укый. Соңгы курста, аннары диплом алганнан соң хыялы - белгечлеге буенча эшкә урнашу.
“Нефть техникумында куәтле производство базасы, практик күнекмәләр алу өчен уңайлы, яхшы оештырылган. Бүген остаханәләрне ачу – студентлар  сайланган өлкәдә иң яхшы компетенцияләргә ия булу өчен яхшы стимул булып тора”, - ди ул.

4нче курс студентлары өчен техникумның актлар залында «Пофессионалитет» федераль проекты буенча сыйныф сәгате үткәрелде. Директорның производство эшләре буенча урынбасары Ольга Прибышеня студентларга максатчан белем бирүне оештыру турында сөйләде.

Белем көнендә студентлар өчен партнер предприятие – эш бирүче "ЛениногорскРемСервис" предприятиесенә экскурсия оештырылды.  Студентларны скважиналарны бораулау һәм ремонтлау технологиясе белән таныштырдылар.

Розалия Мостафина

Фотолар: Р. Мостафина һәм нефть техникумыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев