Лениногорск өлкәннәре өчен «Театраль остаханә» эшли
Театр студиясе эшендә катнашу иҗади активлыкны үстерә.
«Гаилә» илкүләм проектын һәм аңа керә торган «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында биш елдан артык «Театраль остаханә» студиясе эшләп килә. Әлеге эшчәнлек «Актив озак яшәү» республика программасы нигезендә алып барыла.
Проектны гамәлгә ашыру башланганнан бирле студиядә актив тормыш позициясендә торган 15 өлкән яшьтәге кеше катнаша. Режиссер Сидорова Любовь җитәкчелегендә спектакльләр күңелле үтә.
Өлкән буын артистлары шәһәр һәм районның төрле мәйданчыкларында 25тән артык чыгыш күрсәтте. Өлкән буын «Вечера на хуторе близ Диканьки» «Тартюф, или обманщик», “А зори здесь тихие» әсәрләрен сәхнәләштерде, халык аларның чыгышын ошата, алкышлый.
Әле менә март ае башында «Вдохновение» клубында катнашучылар өчен И.А. Крылов әкиятләре мотивлары буенча чыгыш ясадылар. Бүгенге көндә клуб «Высота» яшьләр үзәге территориясендә эшли. “Театраль остаханә” бу клубта еш кунаклар, анда катнашучылар өчен беренче тапкыр гына чыгыш ясамыйлар. Тамашачылар таныш мәсәлләрне яңадан ишетеп, артистлар чыгышы өчен рәхмәт белдерде.
фото: Исток-Башлангыч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев