Лениногорск районы әниләре - «Татар әниләренең беренче форумы» катнашучылары
Әлеге форумга “Әниләр марафоны” проектында катнашып, 21 көн дәвамында биремнәрне үтәп, уңышлы гына финалга чыккан әниләр җыелды.
Әлбәттә, Лениногорск әниләре мондый марафоннан читтә каламы соң ? Чөнки алар #әдәбимарафоннарда катнашып, матур, уңай гадәт булдырганнар үзләрендә. Активлар, барысына да өлгерәләр. Әдәби марафонда катнашкан кеше бөтен яктан да шулай камил була ала торгандыр.
“Әниләр марафоны” проектының авторы – марафонга нигез салучы, Казан журналисты Динара Әхмәт. «Әниләр марафоны» 2019 елдан башлап социаль челтәрләрдә уздырыла торган проект. Гадәттә ул Әниләр көне уңаеннан, 1 ноябрьдән башлана. Быел менә бишенчесе үтте.
Катнашучыларга 21 көн дәвамында төрле темалар тәкъдим ителде. Әйтик, “Ресурслы әни”, “Әби-бабайлы балачак”, “Дини тәрбия”, “Балалар һәм традицияләр”, “Кешене китап үстерә” һәм башка темаларга карата үз социаль челтәреңдә көн саен язма урнаштырып барырга. Төп шарт – язмалар бары татар телендә, татар шрифтлары белән. Быел “Әниләр марафоны” проектында Лениногорскидан 6 кеше катнашты. Араларында беренче мәртәбә генә катнашучылары да, инде катнашканнары да бар.
Быел марафонның финалына кадәр җиткән әниләрне Казанга, «Татар әниләренең беренче форумы»на чакырдылар. Аны «Сөембикә» журналы редакциясе оештырган.
Лениногорскидан 5 кеше форумга барып кайтты. Зөлфирә апа Мортазина – бик актив ханым. Кул эшләре белән дә шөгыльләнә, әдәби марафонда катнаша. “Әниләр марафонында” икенче тапкыр катнашуы икән. “Барлык биремнәрне үтәп, финалга чыгучыларны Казанга чакырдылар. Без дә барып катнашып кайттык. Беренче әниләр форумы шундый искиткеч җылы, рәхәт мохиттә үтте. Чакырылган кунаклардан Рамил хәзрәт Юныс "Мәхәббәт телен беләсезме?" дигән үзенчәлекле чыгышы белән һәрберебезнең күңелен яулады. Ул үз чыгышында әти тәрбиясен күтәрде, балаларны тормышка әзерләү мәсьәләсен кузгатты. “Балаларда заман чирләре” турында педиатр Илдус Лотфуллинның чыгышын да бик яратып кабул иттек. “Татар мохитендә талантлы балалар үстерү” буенча җырлы-моңлы гаилә - Илназ һәм Гүзәл Баһавиевларны күрдек, ишеттек. Беренче татар коучы Илүзә Әминова үзенең "Хыяллардан чынбарлыкка" дигән чыгышы безне канатландырып җибәрде. Мин бик канәгать булып кайттым. Киләчәктә дә әниләр марафонында катнашырга уйлап торам”, - ди Зөлфирә апа.
Сарабикколдан Бүләк Бакированың мондый марафонда беренче катнашуы гына. “Соңгысы булмас дип өметләнәм”, - диде ул. Социаль челтәрдә очраклы рәвештә генә күреп алып, катнашырга уйлаган.
“Бу марафонда катнашу миңа үз-үземә ышаныч, көч һәм дәрт өстәде. Карале мин дә булдырам икән бит дип, һәр биремне көтеп алдым. Башта социаль челтәргә куйганчы, иң элек черновикка яздым. Аннары иремә укып күрсәтеп, аннан соң урнаштыра идем. Ирем – бәя бирүче дә, тәнкыйтьчем дә булды. Әле ул миннән өй эшеңне эшләдеңме дип сорап, язарга канатландырып торды”, - ди.
Ә Казанда «Татар әниләренең беренче форумы»нда булу аңарда әйтеп бетерә алмаслык хис-тәэсирләр калдырган.
“Искиткеч атмосфера, җылы, җанлы аралашу, кирәкле чыгышлар, матур фотозоналар, ягымлы оештыручылар белән күңелдә матур булып истә калды.Тәмле милли ризыклар, кайнар чәй белән сыйладылар. Кайтып киткәндә һәркемгә истәлекле бүләкләр өләштеләр. Мин үземне икенче планетага эләккәндәй хис иттем”, - ди Бүләк апа.
Розалия Мостафина
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 13 декабрь санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев