Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» үзәгендә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Февральдән авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне федераль бюджеттан алынган махсус автотранспортта диспансеризациягә алып бару яңадан башланды.
Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрү өчен 2024 елга 1524 өлкән яшьтәге гражданны алып килү планлаштырыла. 21 мартка 340 кеше китерелгән, шуларның 312се диспансеризациягә, ә 28 кеше скрининг тикшерүләренә китерелгән.
фото: "Исток-Башлангыч"
Нет комментариев