Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы «Юлдашын» Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсында тәкъдим иттеләр

Мәдәният үзәге фойесында Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” дигән юл күрсәткечен тәкъдим итте.

 «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы Казанда узды. 

Лениногорск районы икенче ел  республиканың мәдәни башкаласы конкурсында катнаша. Дербышки бистәсендә Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда, «Лениногорск минем күңелдә» исемле чара тәкъдим иттеләр.

Мәдәният үзәге фойесында Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” дигән юл күрсәткечен тәкъдим итте.

“Әлеге юл күрсәткече – иллюстрацияләр белән ясалган китап рәвешендә. Без юл күрсәткечен мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучыларына, балалар бакчаларына бүләк иттек. Инде менә “Юлдаш” белән Казанга бардык. Лениногорскины тәкъдим итүнең үзенчәлекле формасын берничә эксперт һәм тамашачы уңай яктан билгеләп узды”, - ди музей белгече Айгөл Рәхимова. 

Юл күрсәткечендә ясалган Ротонда, шәһәр күле, мәчет, чиркәү, нефтьчеләр монументы – һәркемне сокландырган. 

Исегезгә төшерәбез, «Юлдаш белән сәяхәт итәбез» юл күрсәткече Туган якны өйрәнү музее тарафыннан Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә булдырылган иде. Ул Лениногорск шәһәре һәм районының 20 балалар бакчасы һәм 20 мәктәбе арасында ике мең данә тираж белән таратылды. Хәзер проект командасы финал презентациясен әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев