Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында бу атнада ягу сезоны башлана

Быел сентябрь ае гадәттәгедән җылы булу сәбәпле, ягу сезоны вакытын бераз соңгарак күчерде. Бу атнада Лениногорск шәһәре һәм районында ягу сезоны башланды.

Җылылык бирә башлауның тәгаен генә көне юк. Ул кимендә биш көн буе һаваның тәүлеклек уртача температурасы +8 градустан кимрәк торганда кертелә. Моңарчы әле җылы көннәр торды, менә бу атна ахырына таба бераз суыта. 

Атналык планеркада район Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гирфанов ягу сезоны турында ЛТС җитәкчелегеннән сорашты. Җылылык челтәрләре предприятиесе җитәкчсе Айдар Хисмәтуллин белдергәнчә, Лениногорск шәһәре һәм районында ягу сезоны башлану көне 3 октябрьдә булачак. Җәй айларында  ягу сезонын өзлексез тәэмин итү өчен кирәкле ремонт эшләре башкарылган, 500 метрдан артык җылылык челтәрләре алмаштырылган.

«ТКХ һәм С үзәге» җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Фәрхетдинов әйтүенчә, үзәктән җылытыла торган  барлык күпфатирлы йортлар җылылык кабул итәргә әзер, алар әзерлек паспортлары алганнар. Күпфатирлы йортларда җылылык белән тәэмин итү системаларын юдырту һәм опрессовка эшләре башкарылган. “Бу көннәрдә ягу приборларына – краннарга, батареяларга, торбаларга игътибарлы булып тору сорала”, - ди Фәрит Фәрхетдинов.

Әгәр авария очраклары булса, авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга: 5-29-80.

Шунысы да бар: фатирларга 3 октябрьдә үк  җылылык килеп җитмәскә дә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә,  барлык күпфатирлы торак йортларга һәм производство, социаль, коммуналь объектларга җылылык бирү өчен якынча бер атна вакыт кирәк булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев