Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында каты-көнкүреш калдыкларын чыгаруда башка оешма эшли

Лениногорск районында каты-көнкүреш калдыклары белән мөрәҗәгать итү өлкәсендә үзгәреш булды.

Чүпләрне ташу оешмасы үзгәрде, “Мехуборка” урынына хәзер «Экопром» предприятиесе эшли.

“Без үз эшебезгә 1 октябрьдән керештек. Шул ук ай башыннан, лицензия алгач, Лениногорскида полигон да эшли башлады. Полигон эшли башлавы чүпне ташуга вакытны кыскартырга ярдәм итә һәм хезмәт күрсәтүнең оперативлылыгын да арттыра”, - ди «Экопром» җитәкчесе Айрат Рәшитов.

Шулай ук автопарк та яңарган, линиягә дүрт яңа машина чыккан, ул машиналар “Гринта” региональ оператор тарафыннан сатып алынган булган. Моннан тыш компания 100 яңа контейнерлар да сатып алган.  Болар барысы бергә моңарчы чүп-чарны чыгару буенча халыктан килгән шикаятьләрне хәл итәргә ярдәм иткән. Айрат Рәшитов әйтүенчә, җыелган чүп-чарны чыгару өчен ун көн вакыт киткән.

Бүгенге көндә эшләр штат режимында бара, график буенча эшлиләр. Чүпләр күпфатирлы йорт ишегалларыннан да , шәхси сектордан да чыгарыла.

«Экопром» предприятиесе җитәкчесе Айрат Рәшитов әйтүенчә, аларга эшче кулларга ихтыяҗ зур. “Безгә эшче персоналлар кирәк, шоферлар, йөк ташучыларга кытлык”, - ди ул.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм килешү төзү буенча лениногорскилылар  8- 987-172-08-03 телефон номеры буенча шалтырата ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев