Лениногорск районында мобиль поликлиника эшли башлады
Лениногорск районында мобиль поликлиника үз эшен башлады, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте.
Авыл халкы хәзер әллә кая барып йөрмичә, Казан табибларына тикшеренүгә килә ала.
Мобиль поликлиниканың беренче тукталышы – Подлесный поселогы булды. Пациентларны Республика клиник хастаханәсенең тар белгечләре: кардиолог, ревматолог, эндокринолог, гастроэнтеролог, невролог, гинеколог, хирург-онколог кабул итә.
Күчмә поликлиника Подлесный бистәсендә 3 апрельгә кадәр булачак, аннары башка авылларга китәчәк. Зәй-Каратай, Иске Иштирәк һәм Иске Куакта булачак.
Республика клиник хастаханәсенең мобиль комплексы «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча эшли.
фото: ЦРБ Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев