Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында су басу буенча вәзгыять контрольдә тора

Соңгы көннәрдә кояш җылы нурларын кызганмый. Карлар да күзгә күренеп кими.

Язгы ташу буенча вәзгыять ничек соң?

Быел республикада су басу мөмкинлеге булган зоналар саны 24 тән 52 гә кадәр артты. Бу хакта Татарстан Росреестры матбугат хезмәте хәбәр итә. Исемлектә Лениногорск, Әлмәт районнары территорияләре дә бар. 

Экспертлар аңлатканча, ике төрле күренеш бар. Су күтәрелү (подтопление) ул  җир асты, грунт сулары күтәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килә; су басу (затопление) ул  көчле яңгырлар яисә сулыкларның ярларыннан чыгуы нәтиҗәсендә була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск бүлеге мәгълүматына караганда, районда су басу ихтималы булган зоналарга 15 торак пункт керә, шул исәптән 207 йорт, 365 кеше. Бүгенге көндә ситуация контроль күзәтүдә, су басу куркынычы янамый әлегә. 

Узган елның көзендә үк авыл җирлекләрендә елга буйларын чистарттылар. Хәзерге вакытта күпер асларында территорияләр һәм торбалар чистартыла, территорияләрдән 42 мең куб күләмендә кар чыгарылган. Су басу ихтималы булган 5 торак пунктта: Сугышлы, Керкәле, Урдалы, Сарабиккол, Яңа Иштирәк авылларында халыкка хәбәр итү өчен  җайланмалар урнаштырылган.

Халык тарафыннан шулай ук уяулык югалмасын иде. Кирәге чыкса дип, экстрен хезмәтләрнең телефоннарын тәкъдим итәбез: 8(85595) 2-75-77, 01 (кәрәзле телефоннан 101) һәм  112.

 

фото: ТГ-канал М.Гирфанов

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев