Лениногорск районында суд газ объектының эшен 90 тәүлеккә туктатты
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында суд газ объектының эшен 90 тәүлеккә туктатты

Предприятие барлык хокук бозуларны бетергәннән соң гына эшен дәвам итә алачак.

Писмән авыл җирлегендә суд 3 айга газ объектының эшен туктатты.  Бу хакта Татарстан буенча суд приставлары Федераль хезмәтенең баш идарәсе хәбәр итә.

Элегрәк Ростехнадзор оешманың лицензиясез эшләвен, җитештерүне контрольдә тотмавын ачыклаган булган. Суд компанияне промышленность куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле дип таныды.

Суд приставлары урынга килеп, газ хезмәткәрләре катнашында карарны үтәүне тәэмин итү өчен бинаны пичәтләп куйганнар. Предприятие барлык хокук бозуларны бетергәннән соң гына эшен дәвам итә алачак.

 

 

 


Нет комментариев