«Татарстанда җәй» проектының мәйданчыгы булды безнең район.
Лениногорск районында “Татарстанда җәй” проекты кысаларында 85 чара үткәрелде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Чаралар 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр узды. Иң истә калган чаралардан: Сабантуй, яшьләр көне, “Күрше” фестивале, “Кара алтын” кросс-триатлон, “Татар аты” фестивале. Шулай ук бу җәйдә үзешчән артистларыбыз чыгышы булды, мастер-класслар узды.
Бу вакыйгалар җәйне бергә үткәрергә һәм безнең районга яңача карарга сәбәп булды.
фотолар: ЛМР сайты
Нет комментариев