Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында урманнарда тереклек ияләрен санадылар

Март аенда кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу төгәлләнде, ул 15 гыйнварда башланган иде.

Бу хакта Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Лениногорск бүлеге башлыгы Игорь Демин хәбәр итте.

Лениногорск районының бөтен урман территориясе, ә бу 180 мең гектар, 15 км озынлыктагы маршрутларга бүленә.

“Ни өчен исәпкә алу нәкъ менә кыш көне үткәрелә? Чөнки хайваннар исәбен  аларның эзләре буенча алып барабыз. Маршрутка кар яуганнан соң бер тәүлектән соң чаңгыда чыгабыз, хайваннарның калган эзләрне теркибез. Әгәр кар юк икән, билгеле бер көн билгеләп, шул көнне бөтен иске эзләрне чаңгы белән бетерәбез. Ә бер тәүлектән соң яңадан шул ук юлга кайтабыз һәм яңа эзләрне генә теркибез. Моннан тыш, кошларны да үз маршрутыбызда билгеләп үтәбез. Ягъни хайваннарны һәм кошларны тәүлеклек исәпкә алабыз”, - дип сөйләде  Игорь Демин.

Җәнлек һәм кош төрләренең саны алдагы аучылык сезонында аларны аулау лимитларына һәм күләмнәрен билгеләүгә турыдан-туры йогынты ясаячак.

"Безнең урманнарда кыр кәҗәләре, куяннар (зайцы-беляки) күбәйде. Пошиларның саны соңгы елларда әллә ни үзгәрми. Кошлар турында әйтсәк, - соры кыр тавыклары күбрәк, ә менә суер – урман тавыгы хәзер безнең якларда сирәк кошка әверелде», - дип аңлатты Игорь Владимирович.

Исәпкә алу ел саен үткәрелә, анда биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләреннән тыш, «Рысь» җәмгыяте вәкилләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар да катнаша.

фото: биоресурслар буенча Дәүләт комитеты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев