Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләү буенча профилактика чаралары дәвам итә

Профилактика чараларының максаты - мондый техниканы эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Илнур Галимов һәм Лениногорск ГАИ бүлеге  хезмәткәрләре катнаша.

Профилактик тикшерү, югарыда әйтелгән төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләрен,  алар белән эшләгән тракторчы-механизаторларның үзләренең төрлечә имгәнүләрен булдырмый калдыру ниятеннән чыгып үткәрелә.

Профилактик чаралар барышында техник документация, тракторчы таныклыгы булу, машиналарның һәм тагылмаларның торышы,  аларны эксплуатацияләү таләпләренә туры килүе тикшерелергә тиеш. Боларга шиналарның һәм тәгәрмәчләрнең, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре һәм башкалар тиешле булган башка нәрсәләр белән тәэмин ителеше керә. 

Агымдагы елда дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск муниципаль районы бүлеге башлыгы Илнур Галимов ГАИ хезмәткәрләре белән берлектә мондый рейдларны  үткәргән иде инде.  Рейдлар барышында 14 үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелгән, 2 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларга карата административ материаллар төзелгән һәм  гаепле  булучылар  җаваплылыкка тартылган. 

Бу хакта  республика дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Галимов хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев