Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районының өч авыл мәктәбендә азык блоклары ремонтлана

Быел районның өч мәктәбендәге азык блоклары яңа уку елын яңартылган,

төзекләндерелгән килеш каршы алачак, мәктәп ашханәләрендә капиталь ремонт эшләре “Мәктәп ашханәләре азык блоклары ремонты” республика программасы нигезендә  алып барыла.

Районның өч мәктәбендә: Тимәш, Ивановка, Түбән Чыршылы авылы мәктәпләре азык блокларында эшнең кызган чагы. Эшчеләрнең ашханәләрне яңа уку елына өлгертергә дип тырышулары. Тимәш мәктәбендә без дә булып, ремонт барышын күреп кайттык.

Быел Тимәш мәктәбенә беренче сыйныфка 17 бала килергә тиеш, әле төгәл сан түгел. Гомумән, мәктәптә 245 бала белем ала, Тимәшнең үзеннән генә түгел, 7 авылдан балалар килеп укый. Укучыларга 31 педагог белем бирә. 2019 елдан биредә «Үсеш ноктасы” федераль проекты эшли. 2008 елда мәктәптә зур масштабта ремонт үткәрелде, тик ул чакта азык блогы тулысынча яңартылмаган иде, дип сөйләде Тимәш мәктәбе директоры Юрий Снурницын.  

“Уку барышы вакытында укучыларның туклануын оештыруга да игътибар бирергә кирәк. Бу тулысынча техник җиһазлау, уңайлы шартлар, заманча бизәлеш тә. Мәктәп укучылары сыйфатлы һәм файдалы туклану белән тәэмин ителсен, ә ризык әзерләүнең технологик үсешләре заманча стандартларга туры килсен өчен, безнең мәктәптә республика программасы буенча азык-төлек блогын яңарту буенча зур эш бара, – ди Юрий Снурницын. – Азык блогында ремонт барышында барлык коммуникацияләр алышына, суүткәргечләр, электрүткәргечләр, канализация тулысынча алыштырылды. Яңа ишекләр, тәрәзәләр куелды. Идән, түшәм ясалды. Менә стеналарны ачык төскә буыйлар. Әлбәттә, ашханәдәге җиһазлар искергән иде, тиздән яңа җиһазлар да кайтачак”, - ди директор.

Аның әйтүенчә, капремонт кысаларында яңа җиһазлар куелачак, болар – электр плитәләре, котеллар, ашханә өчен җиһазлар, өстәлләр, укучыларга яңа эскәмияләр, савыт-саба юу өчен мойкалар кайтачак. “Хезмәткәрләрнең производство шартлары да үзгәрәчәк, укучыларга уңайлы, комфортлы булыр”, - ди  Юрий Снурницын.  

Без барган көнне штукатур-малярлар стенадагы иске буяларны кырганнар, стеналарны штукатурлыйлар һәм шпаклевка эшләре үткәрәләр иде. “Монда стенаның төсе башка иде, хәзер башка төскә буйыйбыз, соңыннан буяу өстеннән лаклыйбыз. Шулай иткәч, балалар пычранмаячак һәм юып та булачак”, - ди штукатур-маляр Ольга Мельникова.

Түбән Чыршылы мәктәбенең ашханәсе дә мондый зур масштабтагы ремонтны беренче күрүе. “Мәктәп бинасы ачылганнан бирле ашханәдә ремонт булганы юк иде, ә моңа 20 ел вакыт узды. Эшчеләр шулкадәр әйбәт эшлиләр, тоткарлык юк. Эшләр вакытында план буенча бара, уңышлы гына тәмамларбыз дип уйлыйбыз. Ашханәбез ремонттан соң матур булачак”, - ди мәктәп директоры Гөлия Вафина.

Әлбәттә, авыл мәктәпләрендә шундый уңайлы шартлар тудыру – кирәкле эш. Балалар тууга, укучылар саны артуга этәргеч булып торсын иде шул үзгәрешләр.  

Розалия Мостафина фотолары

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 9 август санында булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев