Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Сабан туе батыры беренче тапкыр абсолют батыр исеменә лаек булды

Абсолют батыр өчен көрәш киеренке барды

Милли Сабантуй ның иң ямьле өлеше – татарча көрәш.

Көрәш ике келәмдә узды. Беренчесендә  балалар-яшүсмерләр көрәшсә, икенчесендә зурлар бил алышты.

Абсолют батыр исеменә Ильмир Зарипов һәм Абдулла Казыйханов арасында көрәш киеренке барды. Берсе дә бирешергә теләми. Көч-куәт бар үзләрендә.

Нәтиҗәдә Абдулла Казыйханов абсолют батыр исеменә лаек булды. Аның беренче тапкыр мондый исемне  алуы.

“Кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнәм.  Шәһәрдәге 3нче спорт мәктәбендә көрәш буенча күнекмәләр алдым, дөрес итеп көрәшергә өйрәндем. Моңа кадәр Сабантуйларда катнаштым, тик җиңүгә кадәр барып җитә алмаган идем. Көрәш – кешедә дисциплинаны үстерә, көч бирә. Бүгенге көрәштә көндәшләр дә ныклы, көчле егетләр иде”, - ди 24 яшьлек Абдулла. 

Аның җилкәсенә 120кг-лы симез тәкә менеп кунаклады, акчалата сертификат һәм телевизор белән бүләкләнде.

 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск Сабан туе