Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Сабан туе: яңгырлы көн, эстрада йолдызлары, халык уеннары, тәмле шашлык исләре

Лениногорскида 8 июньдә көтеп алынган милли бәйрәм – Сабантуй узды.

8 июньнең иртәсендә һәм аннары яңгыр яуды. Шулай да матур бәйрәмнең ямен җибәрмәде. Сабантуй башлангач, яңгыр туктады. 

Быел Лениногорск Сабан туена Татарстан, Самара кунаклары килде. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Рәисе Р. Миңнехановның котлавын җиткерде.

Республиканың атказанган артистлары Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев матур җырларын бүләк итте. 

Шулай ук районыбыз авылларының иҗат коллективлары чыгышы булды. Алар үзәк мәйданнан башкарак урында чыгыш ясадылар.

Сабантуйның ачылышы күркәм, ямьле үтте. Бәйрәмнең төп өлешеннән соң халык уеннарда актив катнашты. Чиләк белән су ташуда, капчык киеп йөгерүдә, кашыкка йомырка куеп чабуда, озын колгага, авыш баганага менүдә ярыштылар. Шулай ук вакытка утын кистеләр, утын ярдылар.

Урдалыдан Әнисә апа Галимова: “Сабантуйда уеннарда катнашырга шулхәтле яратам. Әле менә утын ярып карадым. Күзне бәйләп чүлмәк ватуда катнаштым”, - ди 65 яшьлек апа.

Ат чабышлары, татарча көрәш, атларда “Аударыш” көрәше, сәүдә итүче нокталар, тәмле шашлык исләре, татлы тәм-том – барысы да бәйрәмнең күңелле, истә калырлык мизгелләре булды.

Розалия Мостафина һәм Рамия Гарифуллина фотолары

фотолар аскы өлештә дә бар, галереяда урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев