Лениногорск Сабан туенда көрәшчеләр бил алышты (көрәш нәтиҗәләре)
Көрәш - Сабантуй бизәге.
Быел Сабантуйда яңгыр сибәләп торгач, татарча көрәштә катнашучыларга бераз авыррак булгандыр. Башта келәмсез генә башладылар көрәшне, аннары келәм җәйделәр. Яңгыр яугач, келәмне алдылар да, көрәш чирәмдә генә барды.
16 яшькә кадәргеләр арасында җиңүче – Николай Лобанов , 18 яшькә кадәргеләр арасында - Роберт Черевов, 85 килограммга кадәргеләр арасында җиңүче - Ильмир Зарипов, 85 килограммнан югарыраклар арасында җиңүче - Абдулла Казыханов. Һәм ул Лениногорск Сабан туеның баш батыры булып танылды. Ул узган елда батыр калган иде. Аңа 25 яшь. Шәһәрдәге 3нче спорт мәктәбендә көрәш буенча күнекмәләр алган, анда шөгыльләнгән.
“Кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнәм. Көрәш кешедә дисциплинаны үстерә, көч бирә. Бүгенге көрәштә көндәшләр ныклы, көчле егетләр иде”, - ди Абдулла. Аның җилкәсенә симез тәкә менеп кунаклады, акчалата сертификат һәм телевизор белән бүләкләнде.
16 яшькә кадәр
3 урын - Раил Галиев
2 урын - Данияр Кашапов
1 урын – Николай Лобанов
18 яшькә кадәр
3 урын – Илнур Мухаметов
2 урын - Евгений Антошкин
1 урын – Черевов Роберт
85 кг-га кадәр
1 урын – Зарипов Ильмир
2 урын – Файрушин Рөстәм
3 урын – Галиуллин Нияз
85 килограммнан югары
1 урын – Абдулла Казыханов
2 урын – Данил Лапаскин
3 урын – Ленар Зиннатуллин
Р. Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев