Лениногорск шәһәре архивында ремонт эшләре төгәлләнеп килә
Тулысынча капиталь ремонт.
Лениногорскида архив Куйбышев урамындагы ике катлы бинада урнашкан. Ремонт эшләре “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча бара.
Ремонттан соң коридорлар иркенәеп калган. Идән һәм түшәм заманча җиһазлар белән эшләнгән. Архив документлары өчен өстәмә саклагычлар һәм персонал өчен бүлмә дә барлыкка килгән. Хәзер буяу һәм бизәү эшләре дәвам итә, вентиляцияне монтажлау төгәлләнә.
Прораб Фаяз Низамов әйтүенчә, сигез дистә елга якын вакыт эчендә бина шактый таушалган. “Бүген монда барысын да үзгәрттек диярлек. Подвалда да тәртип урнашты. Канализация алыштырылды, су белән тәэмин итү системасы да хәл ителде һәм җылылык системасы да яңа”, - ди ул эш барышы белән таныштырып.
Ремонт барышында архив бинасының түбәсе дә алыштырылган. Видеокүзәтү дә куелган, моңарчы булмаган. Бинага керү өлеше дә ясалган. Шулай ук пандуслар да куячаклар.
Лениногорск архив бүлеге начальнигы Наталья Масимова әйтүенчә, ремонт вакытында алар бинаның беренче катында икенче өлешендә вакытлыча эшләп торалар. “Документларны, папкаларны, өстәлләрне күчердек барысын да бирегә. Эшләр февраль аенда башланды, сентябрьдә төгәлләнергә тиеш”, - ди Наталья Максимова.
Күптән түгел Лениногорск районы архив бүлеге “РФ Архив фонды документларының һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү проектларына ярдәм итү” категориясендә җиңүче булды. Алар грант отты. Грант архив саклагычларын техник яктан җиһазлау өчен, фонд коллекцияләрен урнаштыру өчен яңа стеллажларга тотылачак. Иске бина икенче тормыш ала, димәк, шәһәр һәм район тарихы киләчәк буыннар өчен ышанычлы сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев