Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шәһәре һәм районында Дәүләт Советы депутатларын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау була

8 сентябрьдә җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау,

шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау була.

Барлыгы 100 депутат сайланачак, 50 депутат – партия исемлегеннән, 50 депутат бермандатлы сайлау округларыннан.

Бу көнне шулай ук Лениногорск районында җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау була. Яңа Иштирәк авыл җирлеге, Сарабиккол авыл җирлеге һәм Урдалы  авыл җирлеге Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

Шәһәр һәм районда 54 сайлау участогы эшләячәк, ике участок – вакытлыча була: берсе – Лениногорск үзәк хастаханәсе территориясендә, икенчесе – “Бәкер” шифаханәсендә.

Бу хакта Лениногорск шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Шаһиева хәбәр итә. Участок сайлау комисссияләре үз эшләрен 28 августта башлады.

“Әгәр лениногорскилыга Бердәм тавыш бирү көнендә башка шәһәрдә булырга туры килсә, әйтик, командировкада. Бу очракта ул гражданин 4 сентябрьгә кадәр паспорты белән участок сайлау комиссиясенә яки күпфункцияле үзәккә (МФЦ) барып, тавыш бирү урынын күрсәтеп, гариза язарга тиеш була. Аннары мәгълүматлар анда булачак. Төшерү (открепительный) талоны алырга кирәкмәячәк”, - дип аңлатты Лилия Шаһиева.

Шулай ук сайлау участогына бара алмаган гражданиннар сайлау комиссиясе әгъзалары өйгә килеп сайлатсын өчен участокларга алдан шалтыратып хәбәр итәргә тиеш.

Лилия Чулпановна әйтүенчә, Татарстанда электрон һәм алдан тавыш бирү каралмаган. Сайлау көнендә сайлау яшендә булган һәркем үз участогына барып, тавыш бирергә кирәк.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев